news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга килде

Россия делегациясен Нур-Солтан халыкара аэропортында Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин каршы алган.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга килде
ТР Президенты Матбугат хезмәте

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанга килде.

Ул РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Россия делегациясе белән эшлекле сәфәр кыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Аларны Нур-Солтан халыкара аэропортында Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин каршы алды.

Россия делегациясе халыкара финанс үзәгенә бара һәм Казахстан коллегалары белән сөйләшүләрдә катнашачак дип планлаштырыла.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100