news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга барачак

Татарстан Президенты XV Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумының пленар утырышында катнашачак.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казахстанга эш сәфәре белән бара. Бу хакта ТР Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Рөстәм Миңнеханов Төньяк Казахстан өлкәсенең Петропавловск – административ үзәгендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев рәислегендә ике дәүләтнең төбәкара хезмәттәшлеге буенча XV форумның пленар утырышында катнашачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot