news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ижевскига килде

Татарстан Президенты Ижевскида Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ижевскига килде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ижевскига килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Удмуртия Республикасы башкаласында «Идел буе федераль округы төбәкләрендә талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, сәләтләрен һәм талантларын үстерү, яшь кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру» темасына багышланган Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнаша.

Көннең икенче яртысында РФ Куркынычсызлык советы сәркатибе һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә утырышы узачак. Аның эшендә Татарстан Президенты да катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100