news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Хельсинкига килде

Килүгә үк, ТР Президенты Финляндиянең Татар рухи-мәдәни үзәгенә китте

 (Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (15, 16 ноябрь) эш сәфәре белән Финляндия Республикасына килде.

Рөстәм Миңнеханов Финляндия башкаласы Хельсинкида булганда очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр үткәрер дип көтелә. Аерым алганда, Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән очрашу планлаштырылган.

Иртәгә, 16 ноябрьдә, Рөстәм Миңнеханов Аалто унеиверситетында була, Финляндиянең "Design Factory" урта һәм кече IT-компаниеләре үсеше өчен акселератор эшчәнлеге белән таныша, Startup Sauna бизнес-акселераторын күздән кичерә, анда исә эшкуарлыкка ярдәм проектлары һәм программалары презентацияләнә.

Болардан тыш, Рөстәм Миңнеханов Финляндия - Татарстан эшлекле форумында катнашачак, моның өчен Россиянең Финляндиядәге сәүдә вәкиллеге сайланган.

Бүген, Хельсинкига килү белән, Татарстан Президенты Финляндиянең Татар рухи-мәдәни үзәгенә китте, анда Финляндия татарлары җәмгыяте вәкилләре белән очрашу була.

Шул хакта хәбәр иткән ТР Президенты матбугат хезмәте Татарстан Республикасы делегациясе составында Хельсинкида ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һ.б. катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100