news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Германиягә килде

Татарстан Президенты Германиянең эшлекле даирәсе вәкилләре белән очрашырга җыена.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Германиягә ACHEMA-2018 (Ахема-2018) нефтехимия һәм химия җиһазлары, әйләнә-тирә мохитне саклауда биотехнология һәм технологияләр халыкара күргәзмә-конгрессында катнашу өчен килде, диелгән әлеге хәбәрдә.

ACHEMA-2018 кысаларында, катнашучылар нефтехимия, химия, азык-төлек һәм фармацевтика сәнәгате, шулай ук катнаш тармаклар өчен сервис хезмәтләре, инновацион технологияләр һәм җиһазлар белән таныша алачак.

Күргәзмә кырларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең эшлекле даирәсе вәкилләре белән очрашу уздырырга җыена.

Шулай ук, Германиядә Рөстәм Миңнеханов Industriepark Höchst (Хёхст) сәнәгать паркында да булачак.

Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнеханов белән Татарстанның вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыймадетдинов, Президент ярдәмчесе Ринат Сабиров, ПАО “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов, Татарстан оешмалары һәм югары уку йортлары вәкилләре, Татарстанның муниципалитет җитәкчеләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100