news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Чаллыда

Президент реконструкцияләнгән күперне карады һәм индустриаль паркта булды

 (Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Чаллыда.

Иртән Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы узышчылары белән очрашты (полигонда), шулай ук «Дакар» раллида катнашучы автомобильләрне карап чыкты. Бүген үк «КАМАЗ-мастер» командасы ралли старт ала торган урынга китәчәк.

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга уңышлар теләде.

Гадәттәгечә, Instagramда Татарстан Республикасы Президенты вакыйгалар урыныннан фотографияләр урнаштырды: бу узышчылар белән, автомобильләр белән һәм башка фотосурәтләр.

Татарстан Республикасы Президентын бу эш сәфәрендә «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм башкалар озата йөри.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр иткәнчә, Президент Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Чаллы елгасы аша реконструкцияләнгән күперне карады.

Эш сәфәре «КАМАЗ-Мастер» командасы полигоныннан башланды, ул анда узышчылар белән очрашты һәм «Дакар-2015» катнашачак автомобильләрне карады.

Аннары Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән Рөстәм Миңнеханов ике шәһәр объектында булды, берсе – шул көннәрдә тәмамланган объект, икенчесенең төзелеше 2020 елга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Президенты, башкарылган эшләргә бәя биреп, Чаллы елгасы аша реконструкцияләнгән күперне карады. Чаллы проспекты белән Карьер урамы чатындагы Титов урамындагы юлны торгызу алты ай дәвам итте, проект хакы – 180 млн. сум.

Күпернең озынлыгы – 2,01 км, ике полоса киңлеге – 7,5 км. «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов хәбәр иткәнчә, төзегәндә җирле материаллар кулланылган. Рөстәм Миңнеханов моңа уңай бәя бирде. Объектка 8 еллык гарантия бирелгән. Күпер тирәсендәге территория дә, җәяүлеләр тротуары да төзекләндерелде, өч светофор куелды.

Шәһәр күпере буйлап йөреп чыкканнан соң, Татарстан Президенты төзелеп килүче «Чаллы» индустриаль паркын карады. Рөстәм Миңнехановка индустриаль паркның әзер бүлмәләрен күрсәттеләр: төзелеш апрель аенда башланган иде, беренче этабы тәмамланып килә, соңгы этабы - 2020 елда. Аның мәйданы 100 га булачак. Планлаштырыла торган мәйданнар – 580 мең кв. м, шул исәптән җитештерү мәйданнары – 520 мең кв. м. Паркта 3 мең эш урыны булдырылачак.

Проектны гамәлгә ашыру 6 ел дәвам итәчәк. Резидент компанияләрне җәлеп итүгә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов парк җитәкчелегенә «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белән тыгыз элемтәдә эшләргә тәкъдим итте. «Барлык бу мәсьәләләрне без карап чыгарбыз, хәл ителешен табарбыз, дип уйлыйм. Бу парк - инвесторларны җәлеп итү өчен идеаль мәйданчык. Сезнең проектка төрле яклап ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100