Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә
Сәфәрнең төп максаты - халыкара инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM-2015) катнашу
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстам Миңнеханов эш сәфәре белән - Дубайда. Сәфәрнең төп максаты - халыкара инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM-2015) катнашу, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Р.Миңнехановны Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәрендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, туристлык буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рөстәм Кәбиров һәм башкалар озатып йөри.
Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар һәм Марокконың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр уздырырга ниятли.
Дубайда әлеге инвестицион форум 2015 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр уздырыла. Ул халыкара стратегик хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән һәм тупланган тәҗрибәне уртаклашып, чит ил инвесторлары өчен тәкъдимнәр күрсәтү мөмкинлеген бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз