news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ашхабадка килде

Татарстан Президенты Төрекмәнстанда ат чабышы бәйрәмендә булачак.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ашхабадка килде
tatarstan.ru

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Шулай ук Ахалтекин ат чабышы көнендә дәрәҗәле кунак булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Төрекмәнстан Президенты чакыруы буенча Рөстәм Миңнеханов милли бәйрәм Ахалтекин ат чабышкысы көнендә катнашачак. Аның кысаларында Төрекмәнстанның халык хуҗалыгы һәм гамәли сәнгать казанышлары күргәзмәләре узачак. Бәйрәм чаралары кысаларында профессиональ һәм халык иҗат коллективлары концерт номерлары тәкъдим итәчәк», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ачыклап узганча, бүген Рөстәм Миңнехановның Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән сөйләшүләр планлаштырылган. Хезмәттәшлекне ныгытырга һәм товарлар номенклатурасы күләмен арттырырга мөмкин булган юнәлешләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

Сөйләшүләр барышында ике республика җитәкчеләре беренче Каспий икътисади форумын үткәрү турында фикер алышыр дип көтелә. «Бу елның августында Татарстан Президенты беренче Каспий икътисади форумында катнашырга планлаштыра», - диде Галимова.

  • Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре белән шимбә көнне килде. 
  • 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төрекмәнстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше 24 млн АКШ доллары булган. Шул ук вакытта экспорт белән тәэмин итү 10,2 млн АКШ долларын, ә чит ил товарлары белән 13,7 млн АКШ долларын тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100