news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов эш буенча АКШка бара

Татарстан Президенты Сан-Францискода Америка – Россия Эшлекле Советы утырышында чыгыш ясарга җыена.

 (Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Иртәгә Сан-Францискода Америка – Россия Эшлекле Советының еллык утырышы башлана. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе дә катнашачак. Татарстан делегациясенең бүген юлга кузгалачагы билгеле. Эш сәфәренең программасында Сиэтл һәм Сан-Франциско шәһәрләрендә булу каралган. Бу хакта республика Хөкүмәте сайтында мәгълүмат бар.

Америка – Россия Эшлекле Советы утырышына чыгарылган төп тема: “Инновацияләр һәм Россия икътисады үсешен яңарту”. 11 ноябрьдә анда Рөстәм Миңнеханов “Россиядә икътисади үсеш катализаторы буларак инновацияләр” темасына төп доклад белән чыгыш ясарга планлаштырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot