news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов епархияләргә автомобиль ачкычлары тапшырды

Татарстан Президенты Казан епархия идарәсендә республика митрополиясе архиерейлары белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов епархияләргә автомобиль ачкычлары тапшырды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан епархия идарәсендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Республика лидеры дин вәкилләрен Раштуа белән котлады һәм епархияләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.

«Лада Ларгус» җиңел автомобильләре епархияләр карамагындагы хәйрия оешмалары кирәк-яраклары өчен каралган, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәве вәкилләренә төбәктә үзара аңлашу, килешү һәм тынычлык өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан территориясендә 2019 дини объект, шул исәптән 1440 мәчет һәм 521 православие чиркәве эшли. Барлыгы 1862 дини оешма теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot