Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties P JSC рәисен Kazasummit-2018 катнашырга чакырды
Холдинг башлыгы, үз чиратында, Татарстан Президентына аны май аенда эшлекле сәфәре кысаларында кунакчыл каршы алулары өчен рәхмәтен җиткерде.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кылды. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эшлекле сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Дубайда Emaar Properties P JSC рәисе Мөхәммәд Әл-Әббар белән очрашты.
Холдинг башлыгы, үз чиратында, Татарстан Президентына аны май аенда эшлекле сәфәре кысаларында кунакчыл каршы алулары өчен рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Әл-Әббар Россиядә һәм Татарстанда бүгенге көндәге инвестицион мөмкинлекләр турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан өченче ел рәттән инвестицион климат буенча илкүләм рейтнигта беренче урынны яулый. Ул шулай ук ассызыклаганча, төбәктә чит ил инвесторлары өчен бөтен шартлар тәэмин ителә. Шулай ук ТР Президенты республикада чит ил партнерлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә арасындагы хезмәттәшлеккә тукталды. Рөстәм Миңнеханов Мөхәммәд Әл-Әббарны Kazasummit-2018 10 нчы халыкара икътисадый саммитында катнашырга чакырды.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз