news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties башлыгын Республика белән танышырга чакырган

Татарстан Республикасы Президенты Дубайда эшлекле сәфәрдә.

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Emaar Properties копаниясе башлыгы Мөхәммәд Алаббар (Mohamed Alabbar) белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эшлекле сәфәрдә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Emaar Properties компаниясе сәүдә үзәкләре, халыкара дәрәҗәдәге кунакханәләр, офис үзәкләре һәм башкаларны төзү беләш шөгыльләнә. Бу оешма дөньяда иң биек “Бурдж Халифа” манарасын төзегән һәм шулай ук дөньяда иң зур сәүдә үзәкләренең берсе – “Дубай Молл” белән идарә итә. Компаниянең эшли башлавына 19 ел һәм аның 11 илдә (Һиндстан, Марокко һәм башкалар) вәкиллеге бар. Үзәк офисы Дубайда урнашкан.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Алаббар үзара отышлы перспективалар турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Мәхәммәд Алаббар компаниянең төзелү тарихы һәм гомуми планнары турында сөйләде. Компания үзенең стратегиясен “киләчәкнең акыллы шәһәрләрен” төзү бизнесы үсешендә тормышка ашыра.

Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties башлыгын Татарстан Республикасына кунакка чакырды. Мөхәммәд Алаббар Татарстан Республикасына киләчәгенә ышандырды. Бу сәфрендә ул Татарстан белән алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләрен ачыклаячак.

Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңуллина һәм башка рәсми затлар катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100