Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов елга суднолары паркын яңарту кирәклеге турында әйтте
Татарстан Президенты су транспорты үсешен социаль проект дип атады.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда елга суднолары паркын яңартырга кирәк, чөнки бу, барыннан да элек, пассажирлар ташу куркынычсызлыгына бәйле.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
«Елга судноларын яңартырга кирәк. Безнең суднолар төзү заводының мөмкинлекләрен бәяләргә кирәк. Суднолар йөртү компаниясенең барлык күчмә составына 40-50 ел. Ул инде үз эшен эшләде», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов су транспорт төреннән дача һәм бакча кишәрлекләренә баручы, нигездә, керемнәре уртача күрсәткечтән түбән булган кешеләр файдаланганын искәртте. «Бу социаль проект дип әйтергә була. Мондый пассажир ташулар безнең өчен бик мөһим. Ерак булмаган су маршрутлары өчен карарлар уйларга кирәк», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз