Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Электрон хөкүмәт системасын үстерергә Сингапурдан өйрәндек
Татарстан Президенты Сингапур белән хезмәттәшлек өчен инновацияләр өлкәсе мөһим юнәлешләр исәбенә керә, дип әйтте.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Сингапурның инновацияләр өлкәсе белән кызыксына, чөнки мәгълүмати-коммуникацион технологияләр республикада өстенлекле юнәлешләрне берсе булып тора. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурга эшлекле сәфәре вакытында әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без Сингапурда күп нәрсәгә, шул исәптән электрон хөкүмәт һәм халыкка электрон хезмәт күрсәтү системасын үстерергә өйрәндек. Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм инновацияләр үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора», — диде Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы Сингапур белән элемтәләрне киңәйтү зур әһәмияткә ия, диде. «Без хезмәттәшләребездән өйрәнергә оялмыйбыз һәм иң яхшы дөнья стандартларын, Россия һәм дөньякүләм тәҗрибәне, шул исәптән Сингапурныкын да өйрәнәбез», — диде Р.Миңнеханов.

Аның өчен дәүләт учреждениеләре, шул исәптән Дәүләт хезмәте комиссиясе (Public Service Comission), Сингапур Коммуникация һәм мәгълүматлаштыру министрлыгына һәм Our Tampines Hub Халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенә экскурсия үткәрделәр. Татарстан Президенты, үз чиратында, республикада кадрлар әзерләү мәсьәләсе өстенлекле юнәлешләрнең берсе диде.
«Татарстанда барлык дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләрен – 1 нче разрядлы белгечтән алып Хөкүмәт әгъзасына кадәр укыту системасы бар. Ел саен Татарстанда 3 меңнән артык дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр укулар уза һәм квалификация күтәрә», — диде Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты Сингапур коммуникация һәм мәгълүматлаштыру министры Ишфаран әфәнде белән сөйләшүләр үткәрде. Очрашу башында Татарстан Президенты Сингапур компанияләренең Иннополис проектын гамәлгә ашырганда катнашуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз