Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Электрон хөкүмәт кешеләр белән элемтәне җиңеләйтә
Электрон сервислар бюрократизмны киметә һәм татарстанлыларга турыдан-туры хакимияткә мөрәҗәгать итәргә ярдәм итә, диде Татарстан Президенты.
(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). Заманча электрон хөкүмәт сервисы хакимиятнең халык белән эшләвен сизелерлек җиңеләйтә, бюрократия проблемасын хәл итә һәм гражданнарның фикерләрен республика җитәкчелегенә җиткерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.
“Электрон хөкүмәт һәм электрон хезмәтләр күрсәтү системасы эшне күпкә җиңеләйтә, бюрократизмны киметә һәм һәм элемтә булдыра”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул, объектив мәгълүматларсыз төбәк белән эффектив идарә итү мөмкин түгел, дип өстәде. Аның булмавы кешеләр белән кире элемтәне югалтуга китерә, димәк идарә системасы да эшләүдән туктый. Шуңа күрә, һәр фикер кабул ителергә, ишетелергә тиеш, диде Президент.
“Элемтә югала икән, урынга ниндидер директивлар җибәрәбез, ләкин моның дөресме-түгелме икәнен белмибез. Бер яктан караганда, әлбәттә, социаль челтәрләрдә сине тәнкыйтьләүләре, ниндидер киңәш бирүләре күңелле түгел. Ләкин бу - бик көчле кире элемтә. Безнең профессионализм бу элемтә белән дөрес куллануда чагыла. Әлеге мәгълүмат һәрчак яхшы булмаса да, ул каралырга тиеш дип саныйм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Интервью 22 сентябрьдә sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак.
Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз