Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов «Эльбрус» вәкилләренә Татарстан тәҗрибәсе хакында сөйләде
Иннополиста Татарстан Президенты Россия лидерларының «Эльбрус» клубы вәкилләре белән очрашты.
(Иннополис, 25 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Иннополиста «Эльбрус» Россия лидерлары клубы әгъзалары белән очрашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кунаклар биргән беренче сорау республиканың төрле өлкәләрдәге уңышлары турында иде.
«Остазлар белән иртәнге аш» проекты башланганчы, без «Эльбрус» клубы катнашучылары арасында сораштыру уздырдык. Аларның кем белән очрашырга теләүләрен сорадык. Һәм сез лидерлар рәтендә булдыгыз», - диде «Эльбрус» клубы проекты җитәкчесе Олег Жданеев.
Олег Жданеев Казанның соңгы елларда шактый үзгәргәнен искәртте. Ул Татарстанның төрле өлкәләрдә югары нәтиҗәләргә ирешүе белән кызыксынды.
«Әгәр берничә ел эчендә булган үзгәрешләр турында сөйләсәк, мөгаен, республиканың яхшы базисы булганнан башларга кирәктер. Ягъни куәтле нефть базасы, нефть химиясе, машина төзелеше, кораблар төзелеше, агросәнәгать комплексы үсеш алган. Татарстан һәрвакыт яхшы товар потенциалына ия булды», - дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, Татарстан үсешендә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев зур роль уйнады.
«Эльбрус» клубы «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләрне һәм финалистларны берләштерә. Конкурс Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән уздырыла. Клубның миссиясе безнең илдә җаваплы лидерлык механизмнарын формалаштыру, илнең үсеше максатларында хакимият, бизнес һәм граждан җәмгыяте арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын булдыру.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз