news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Ел җиңел булмаса да, билгеләнгән планнарны гамәлгә ашырдык

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте, парламент, муниципалитетларның федераль коллегалар белән килештерелгән эше нәтиҗәсендә, ел уңышлы тәмамланганын билгеләп узды.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының унсигезенче утырышында депутатларга мөрәҗәгать итте. «Ел җиңел булмады, шулай да без барыбыз да билгеләнгән планнарны гамәлгә ашырдык», — диде.

«Бюджетта югалтулар да булды, тик федераль ярдәм дә күрсәтелде, югалган акчаларның яртысы диярлек федераль бюджеттан компенсацияләнде. Президентның ярдәме зур», — диде Рөстәм Миңнеханов. Коронавируска каршы көрәшкә байтак акча бирелгәнен искәртте.

Президент парламент дәрәҗәсендә кабул итәргә тиешле карарлар каралганын әйтте. «Безнең депутатлар сайлау процессларында да актив катнашты. Без һәркайсыбыз төрле дәрәҗәдә волонтерлар булдык. Covid әле беркая китмәде, шулай да без бу шартларда эшләргә өйрәндек. Икътисад тотрыклана, ләкин билгеле бер авырлыклар бар әле», — диде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте, парламент, муниципалитетларның федераль коллегалар белән килештерелгән эше нәтиҗәсендә, ел уңышлы тәмамланганын билгеләп узды. «Монда депутатларның өлеше дә зур», — дип депутатларга рәхмәтен җиткерде.

«Киләсе ел җиңелрәк булыр дигән өметтә, быелгы ел бик җиңел булмады. Ходай Тәгалә безне сыный: без булдырырбызмы, көчебез җитәрме. Бу сынау, эш процессында барлык проблемалар юкка чыгар», — дигән ышанычын белдерде Татарстан Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot