news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов экологик штрафлар түләттерелгән акча район казнасына күчүен хуплады

ТР Бюджет кодексының 41 статьясына үзгәреш кертелде.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советының унберенче утырышында «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 41 статьясына үзгәреш кертү турында» ТР закон проекты каралды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов экологик штрафларны түләттерелгән акча район казнасына күчүен хуплады.

Бу мәсьәлә буенча экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров чыгыш ясады. Ул әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә административ хокук бозулар өчен штрафлардан салым булмаган керемнәрне Татарстан бюджетына түгел, ә 100 процент күләмдә муниципалитетлар казнасына күчерү тәкъдим ителгәнен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов моңа карата үз фикерен әйтте. «Бу дөрес. Муниципалитетларда экологик программалар булырга тиеш. Акча экологик проблемаларга тотылырга тиеш. Казначылык системасы күпме акча кергәнен һәм нинди программаларга барганын күзәтергә, экология министрлыгы программаны килештеререгә тиеш. Акча җирле бюджет эчендә генә эреп югалмасын өчен, без бюджетта махсус шушы чыганакны билгеләдек», — диде.

Президент закон бозучылар белән игътибарлырак эшләргә өндәде. «Бу акчалар муниципалитетка кайта бит. Муниципалитет теге яки бу мәсьәләләрне чишә алачак. Активлык кирәк. Системалы эш булырга тиеш», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot