Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта INNOPROM күргәзмәсендә катнашачак
Президент форумда берничә өлкә губернаторлары һәм зур компанияләр җитәкчеләре белән очрашу уздырачак.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта INNOPROM күргәзмәсендә катнашырга планлаштыра. Бу хакта брифингта Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Президент ел саен уздырыла торган INNOPROM күргәзмәсендә катнашырга планлаштыра. Ул экспозицияне караячак һәм форумда берничә очрашу уздырачак. шулай ук берничә өлкә губернаторлары һәм зур компанияләр җитәкчеләре белән дә очрашачак», — диде Галимова.
Күргәзмә 5-8 июльдә 50 мең квадрат метр размерлы мәйданчыкта узачак. Монда Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы сәнәгать компанияләре тәкъдим ителәчәк.
Чарага Россия субъектлары башлыклары, Россия Хөкүмәте вәкилләре, бөтен дөньядан эшмәкәрләр һәм галимнәр киләчәк. Барлыгы 20 илдән экспертлар килер дип көтелә. Онлайн һәм офлайн форматларда 500гә якын спикер катнашачак. Күргәзмә форумы пленар утырыш кебек уздырылачак.
«Быел күргәзмәнең партнер иле — Италия. Шуңа күрә ике яклы хезмәттәшлек, шулай ук Россия һәм Италия хакимияте органнары вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу турында фикер алышачаклар», — диде Лилия Галимова.
Күргәзмә 2010 елдан башлап ел саен Екатеринбургта «Екатеринбург-Экспо» базасында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз