Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта Innoprom golf challenge турнирында катнашачак
Татарстан Президенты ике көнлек эш сәфәре белән Екатеринбургка килде.
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гольф уеннары буенча Innoprom golf challenge традицион турнирында катнаша. Ул Екатеринбургның “Иннопром” сәнәгать күргәзмәсе кысаларында уза. Шулай ук республика башлыгы күргәзмә ачылышында да катнаша. Бу хакта “Татар-информ”га Казан Кремленең Рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.
“Иннопром”ның эшлекле программасы Innoprom golf challenge традицион халыкара турниры белән башлана. Әлеге турнирга Рөстәм Миңнеханов чакырылган. Кичке якта күргәзмәнең тантаналы ачылышы була”, - диде Лилия Галимова.
“Иннопром-2019” Россиянең 60 төбәгендәге һәм 20 дән артык илдәге оешмаларны берләштерә. Күргәзмәгә дөньяның 107 иленнән кунаклар килер дип көтелә. Шулай ук Татарстан да үз стенды белән катнашачак. Анда республиканың сәнәгатьне цифрлаштыру һәм роботлаштыру өлкәсендәге казанышлары тәкъдим ителә. "Эйдос-Робототехника", "КМПО", "Зарница" компанияләренең һәм "Элекон" заводының үрнәкләре күрсәтелә.
Дүшәмбе көнне иртән, Татарстан Президенты күргәзмәне караячак. Шуннан соң "Джошкуноз Алабуга" генераль директоры белән очрашу планлаштырылган. Бу оешма Татарстанда кузов детальләре җитештерү проектын тормышка ашыра һәм елына 6 миллионнан артык продукция эшләп чыгара.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк очрашуында да катнашачак. Татарстан Россия җирлегендәге иң төп төрек партнеры булып санала. Очрашуга Рөстәм Миңнехановның чакырылуы да шуның белән аңлатыла.
2018 ел йомгаклары буенча Татарстанның һәм Төркиянең тышкы сәүдә әйләнеше якынча 314 млн долларга арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз