news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Эхо Москвы» баш мөхәррире белән туган тел хакында сөйләште

Очрашуда катнашучылар туган телнең Россия халыклары тормышындагы әһәмияте, мәктәпләрдә дин тарихын укыту һ.б. турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов «Эхо Москвы» баш мөхәррире белән туган тел хакында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эхо Москвы» радиостанциясенең баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән очрашты. Алар туган телнең Россия халыклары тормышындагы әһәмияте, мәктәпләрдә дин тарихын укыту, татарларның дөнья тарихындагы роле турында фикер алышты.  Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Алексей Венедиктовка «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Золотая Орда и Причерноморье. Уроки Чингисидской империи» күргәзмәсен карарга тәкъдим итте.

  • 2018 елдан башлап илнең алдынгы сәяси радиостанциясендә «Татарча сөйләшәбез» тапшыруы чыга. Анда радиотыңлаучыларга татар теленнән кергән рус сүзләре турында сөйлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot