news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфка “K`-2016” күргәзмәсендә катнашу өчен килде

Күргәзмә пластмасса һәм каучукны файдалану, шул юнәлештә эшкәртмәләр, фәнни эзләнүләр, җитештерү һәм технологияләр өлкәсендә дөнья күләмендә иң эресе.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Дюссельдорфка барып җитте. Шәһәрнең истәлекле урыннары күренешләрен Татарстан лидеры Instagram битенә урнаштыра бара.

Аерым алганда, Дюссельдорфта “K`-2016” дип аталган XX пластмасса һәм каучук махсуслаштырылган күргәзмәсе була. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе әлеге күргәзмәдә катнашырга исәп тота.

“K`-2016” күргәзмәсе пластмасса һәм каучукны файдалану, шушы юнәлештә эшкәртмәләр, фәнни эзләнүләр, җитештерү һәм технологияләр өлкәсендә дөнья күләмендә иң эреләрдән санала. Әлеге күргәзмә 3 елга бер уздырыла. Быел “Мессе Дюссельдорф” комплексының 19 павильонында (168 мең кв. м) бөтен дөньяның 3 меңләп экспоненты үз эшкәртмәләрен тәкъдим итәр дип көтелә. Аларны карарга кимендә 220 мең кеше килер дип күзаллана.

Бу хакта expomap.ru сайты хәбәр иткәнчә, 19-26 октябрь көннәрендә уздырыла торган әлеге күргәзмә 4 бүлектән гыйбарәт була: “Чимал һәм өстәмә материаллар”, “Ярымфабрикатлар, техник детальләр, көчәйтелгән пластмассалар”, “Машиналар һәм җиһазлар”, “Күрсәтелә торган хезмәтләр. Тикшеренүләр. Фән”. “K`-2016” күргәзмәсендә эшлекле чаралар да планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100