news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов Дублинда очрашулар уздырды
Бүген биредә Россия-Ирландия форумы үтә
Скопировать ссылку
(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Инде хәбәр ителгәнчә, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бу көннәрдә Россия рәсми делегациясе составында Дублинда Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия Хөкүмәтара комитетының 7 нче утырышында катнаша. ТР Министрлар Кабинетының Матбугат хезмәте хәбәрләренә караганда, кичә утырыш соңында Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе “Queen”, “Sepam” компанияләре җитәкчелеге белән очрашкан. Анда ике арада икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелгән. Ирландиянең “Queen” компаниясе Россиянең эре инвестиция партнерларыннан берсе санала. “Sepam”га килгәндә, ул Россия базарында автоматлаштыру (автоматлаштырылган контроль-үлчәү системалары, технологик эшләнмәләр) өлкәсендә алдынгы технологияләре белән мәгълүм.
Бүген Дублинда Россия-Ирландия форумы уза. Анда чыгыш ясаучылар арасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та бар. “Россия төбәкләре. Бизнес өчен мөмкинлекләр” семинары кысаларында Татарстанның икътисади мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк.
Бүген Дублинда Россия-Ирландия форумы уза. Анда чыгыш ясаучылар арасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та бар. “Россия төбәкләре. Бизнес өчен мөмкинлекләр” семинары кысаларында Татарстанның икътисади мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot