news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы халыкара форумда «Дөнья лидерлары дебатлары»нда катнашачак

2018 елда Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең күләме 34,1 миллион доллар тәшкил иткән.

Рөстәм Миңнеханов Дубайдагы халыкара форумда «Дөнья лидерлары дебатлары»нда катнашачак
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Дубайда узачак халыкара инвестиция форумында катнаша. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика Президенты форумның пленар утырышында катнашырга һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең инфраструктура үсеше министры белән очрашырга ниятли.

«Дүшәмбе көнне Рөстәм Миңнеханов «Дөнья лидерлары дебатлары» дигән темага багышланган пленар утырышта катнаша. Шуннан соң Президент Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең инфраструктура үсеше министры Абдулла Бельхаиф әфәнде белән очрашыр дип көтелә. Яклар гамәлдәге уртак проектлар, шулай ук ислам банкингы алымнары хакында фикер алышачак», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, 2018 елда Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы тышкы сәүдә әйләнешенең күләме 34,1 миллион доллар (2017 елда – 21 миллион доллар) тәшкил иткән. Импортта да, экспортта да үсеш күзәтелгән. Галимова сүзләренчә, эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләре составына керә торган Шарҗә әмирлеге белән дә танышырга ниятли.

«Президент Шарҗә әмирлегендә белем бирү юнәлешенең тулы бер комплексы белән танышачак. Әлеге университет шәһәрчегендә 40 меңгә якын студент белем ала. Ул 17 университетны үз эченә ала. Шарҗә университеты Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге кластерлар концепциясе кулланыла торган беренче һәм бердәнбер университет санала, анда көллиятләр һәм белем бирү үзәкләре бер-берсе белән янәшә урнашкан.

Университетның әлеге үзенчәлеге гомуми ресурслар – лабораторияләр, китапханәләр белән алмашуны җиңеләйтә, студентлар арасында тыгыз элемтәләр булдырырга мөмкинлек бирә», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100