news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Дубайда әзерләнгән Ислам икътисадын үстерү стратегиясе белән кызыксынды

Документ ислам икътисадының төп өч секторы үсешен мониторинглау өчен нәтиҗәлелек күрсәткечләрен билгеләүгә юнәлгән.

Рөстәм Миңнеханов Дубайда әзерләнгән Ислам икътисадын үстерү стратегиясе белән кызыксынды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам икътисадын үстерү үзәгендә 2017-2021 елларга яңа икътисадый стратегия белән дә танышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документ ислам икътисадының төп өч секторы – ислам финанславы, хәләл индустрия һәм исламча яшәү рәвеше (мәдәният, сәнгать, мода, гаилә туризмы) үсешен мониторинглау өчен нәтиҗәлелек күрсәткечләрен билгеләүгә юнәлгән.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, ислам банкингы бөтен дөньяда үсә бара һәм бөтендөнья икътисадында үз урынын актив ала.

Үзәктә вакытта шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен авыл хуҗалыгы, хәләл продукция җитештерү, хәләл туризм оештыру, сәламәтлек саклау өлкәсендә хәләл индустрияне үстерү юнәлешләре буенча адреслы очрашулар оештырылды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Дубай Ислам банкы төркеме генераль директоры Аднан Чилван һәм Дубай Ислам банкы идарәче директоры Габдулла Али Үбәйд Әл Хамли белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановка Дубай Ислам банкы мөмкинлекләре, аның проектлары, төп максатлары һәм бурычлары турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot