news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Дубайда инвестиция форумында катнаша

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге форумда Татарстан экспозициясе фотоларын республика лидеры үз Instagram челтәрендә бастырган.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII ел саен Дубайда уздырыла торган инвестицияләр форумында катнаша. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге форумда Татарстан экспозициясе фотоларын республика лидеры үз Instagram челтәрендә бастырган.

Республика лидеры форумның ачылу тантанасында катнашырга һәм "Ил лидерлары дебаты" дип исемләнгән пленар утырышта чыгыш ясар дип ниятләнә. Моннан тыш форум кысаларында Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры һәм Дубайның ислам икътисады үсеше үзәге идарәсе рәисе Султан Әль-Мансури, шулай ук инвестицион форумны оештыручылар, Дубай Ислам банкы һәм Strategic Marketing & Exhibitions оешмасы җитәкчелеге белән очрашуы көтелә. Республика делегациясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең хакимият вәкилләре белән бергә бизнес-форумда да катнашачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot