Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Дубай әмирлеге принцын KazanSummit-2019 саммитына чакырды
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ислам икътисадын үстерүгә багышланган GIES-2018 форумы ачылды.
(Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай әмирлеге принцы шәех Хамдан бен Мөхәммәд Рәшид Әл Мәктүм “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit" Халыкара икътисади саммитына чакырды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты белән Дубай әмирлеге принцы очрашуы Дубайда GIES-2018 Глобаль ислам икътисады саммиты киңлекләрендә барды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән элемтәләр киңәюгә зур әһәмият бирүен әйтте. Ул шәехкә Татарстан белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлы булуы өчен рәхмәтен җиткерде һәм киләсе елда язын булачак “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit" Халыкара икътисади саммитына чакырды.
Дубай әмирлеге принцы GIES-2018 форумында катнашкан өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде һәм Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хезмәттәшлеген ныгытуда Татарстанның ролен югары бәяләде.
- Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген Дубайда GIES-2018 форумы ачылышында катнашты. Бу дөньядагы иң зур форумнарның берсе.
- Ислам икътисадын үстерүгә багышланган GIES-2018 форумы Берләшкән Гарәп Әмирлекләре вице-президенты һәм Премьер-министры, Дубай идарәчесе Мөхәммәд бен Рәшид Әл Мәктүм патронажлыгында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз