news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Дубай хакименә ике арадагы хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләде

Татарстан Президенты Дубай әмирлеге хакимен хезмәттәшлекнең тулы күләмдә эшкә җигелмәгән мөмкинлекләре белән таныштырды.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Вице-президенты, Премьер-министры, оборона министры, Дубай әмирлеге хакиме шәех Мөхәммәд бән Рәшид Әл Мәктүмгә Татарстан һәм Гарәп Әмирлекләре арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу VIII Инвестицион форум кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов Дубай әмирлеге хакимен хезмәттәшлекнең тулы күләмдә эшкә җигелмәгән мөмкинлекләре белән таныштырды.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов шәех Мөхәммәд бән Рәшид Әл Мәктүмне Татарстанга чакырды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot