news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Драйлок Текнолоджиз» генераль директоры белән очрашты

Гигиеник продукция җитештерү буенча «Драйлок Текнолоджиз» заводы Алабугада эшли.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Драйлок Текнолоджиз» компаниясен гамәлгә куючы һәм генераль директоры Барт ван Малдерен белән очрашты. Алар «Драйлок Текнолоджиз» предприятиесенең агымдагы эшчәнлеге һәм киләчәктә җитештерүне киңәйтү преспективалары турында фикер алышты. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • 2017 елдан «Алабуга» МИЗ территориясендә гигиеник продукция җитештерү буенча «Драйлок Текнолоджиз» заводы эшли.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot