news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Додонга сәнәгать, авыл хуҗалыгында проектларын үстерергә тәкъдим итте

ТР Президенты фикеренчә, Татарстан белән Молдавия арасындагы товар әйләнешен арттыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Рөстәм Миңнеханов Молдова Республикасы башлыгы Игорь Додон белән эшлекле очрашу үткәрде һәм нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәсендә проектларны үстерергә тәкъдим итте. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген безнең республика нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен җитештерүчеләрнең берсе. Бу визит Татарстан һәм безнең мөмкинлекләр турында сөйләү өчен яхшы булды. Без Молдовиянең потенциалы зур булуын аңлыйбыз», - диде ТР Президенты Додон белән аралашу вакытында.

Татарстанның агросәнәгать комплексы өлкәсендә кызыклы эшләнмәләре бар. «Инвестицияләргә, партнерлык элемтәләре төзергә әзер предприятиеләр бар. Бигрәк тә Гагаузия белән безнең мөнәсәбәтләр үзенчәлекле», – диде Миңнеханов.

Республика башлыгы Татарстан Молдовия белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә зур әһәмият бирә, бүген үзара товар әйләнеше 12 млн долларга җитә, диде. Татарстан Президенты фикеренчә, бу күрсәткечне үстерү мөмкинлеге бар.

Игорь Додон Рөстәм Миңнехановка Молдовияга сәфәре өчен рәхмәт әйтте. «Без сезнең белән ике яклы мөнәсәбәтләр буенча фикер алышырга бер генә тапкыр очрашмадык. Мин Татарстан Республикасы белән Гагаузия арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануына бик шат”, - диде Молдовия Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot