news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка коры сөт тудырган борчулар турында сөйләде

Әгәр без коры сөттән продукция җитештерүгә яшел юл ачабыз икән, бу җитди югалтуларга китерәчәк, дип искәртте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведевка коры сөт тудырган борчулар турында сөйләде
president.tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисенә коры сөт сату аркасында эчке базарда килеп туган проблемалар хакында сөйләде. Бүген Татарстан Президенты Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның Россия субъектларының югары вазифаи затлары белән очрашуында катнашты.

«Кышкы чорда сөт һәрвакыт җитми. Безнең республика сөтне күп җитештерә һәм әлеге продукцияне читкә чыгара иде. Быел исә шундый вазгыять урнашты: сөт читкә чыгарылмый, аның бәясе узган елга караганда 5-8 сумга арзанрак, һәм бу зур проблемалар тудыра», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу комбинатларның коры сөт сатып алуына бәйле, дип саный Татарстан Президенты. «Сездән башка әлеге проблеманы хәл итеп булмаячак. Әгәр без коры сөттән продукция җитештерүгә яшел юл ачабыз икән, бу җитди югалтуларга китерәчәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатьне Дмитрий Медведевка тапшырып.

«Бу вазгыятьне җентекләп тикшерергә кирәк, мин Татарстан җитәкчесе китергән дәлилләргә каршы килә алмыйм. Без үзебезнең сөт сәнәгатен үстерергә тиеш. Соңгы чиктә, безгә үз гражданнарыбыз турында уйларга кирәк», - дип искәртте Дмитрий Медведев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100