news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев уздырган киңәшмәдә катнашты

Илдә калдыкларның 10 проценттан кимрәге генә эшкәртелә, икътисад үсештә булган җирләрдә каты калдыкларның 60-80 проценты эшкәртүгә озатыла.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев каты коммуналь калдыклар белән эшләү буенча киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Медведев киңәшмә барышында илдә калдыкларның 10 проценттан кимрәге генә эшкәртелүен, шул ук вакытта икътисад үсештә булган җирләрдә каты коммуналь калдыкларның 60 проценттан 80 процентка кадәре эшкәртүгә озатылыун әйтте.

“Полигоннарда күмелүче калдыклар әйләнә-тирә мохитне пычрата һәм экологик иминлеккә куркыныч тудыра. Сүз дә юк, кешеләр моңа кире карашта – аларның сәламәтлеге куркыныч астында кала бит”, - дип билгеләп узды ул.

Премьер бүгенге көндә җитештерү һәм куллану калдыкларын эшкәртүне нольдән башлап тулы бер тармак булдыру зарурлыгын әйтте.

Аерым алганда, чүпне даими чыгаруны җайга салу, йөзләгән чүпне аеру станцияләре һәм йөзләгән зарарсызландыру комплекслары төзү, шул кадәр үк чүп яндыру заводлары төзү, шулай ук болар барысы да кергән экотехнопарклар булдыру кирәк.

Шул ук вакытта Медведев калдыклар белән эшләүдә яңа системага күчү җайлы барырга һәм тарифларның кисәк артуына китермәскә тиешлегенә игътибарны юнәлтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100