Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев җитәкчелегендә узачак киңәшмәдә катнаша
Киңәшмәдә Россиядә капитал салуларны яклау һәм хуплау турындагы закон проекты хакында фикер алышачаклар.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә узачак Россиядә капитал салуларны яклау һәм хуплау турындагы закон проектын тикшерүгә багышланган киңәшмәдә катнаша. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов закон проекты хакында фикер алышуда катнашучылар арасына керде, чөнки Татарстан – бизнес белән эш нәтиҗәле алып барыла торган төбәкләрнең берсе. Әлеге документ инвесторларга проектны гамәлгә ашыру чорында тотрыклы салым шартлары гарантияли. Бу закон проектында башта ук телгә алынган төп пунктларның берсе», - диде Галимова.
Мондый закон проектын кабул итү кирәклеге турындагы мәсьәлә 2018 елның 5 октябрендә Казанда беренче вице-премьер Антон Силуанов һәм Россиянең кайбер төбәк башлыклары катнашындагы киңәшмәдә күтәрелгән иде.
«Безнең мәйданчыкта закон проекты буенча беренчел фикер алышулар үткәрелде инде. Шунлыктан киңәшмәдә катнашучылар арасында Татарстан Президенты да бар», - дип билгеләп үтте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз