news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән Татарстан үсеше турында фикер алышты

Мәскәүдә узган очрашуда Татарстан Президенты республикада тормышка ашырылучы социаль программалар турында мәгълүмат бирде.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында сүз барган. Аерым алганда, Татарстан Президенты Россия Президентының май указларын республикада тормышка ашыру барышы, Татарстан территориясендә гамәлгә куелган социаль юнәлештәге башка программалар турында мәгълүмат биргән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100