news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Димчеләр элек зур бурыч башкарган

Татарстан Президенты кешеләр аралаша алсын өчен төрле формалар уйлап табарга кирәклеген әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: Димчеләр элек зур бурыч башкарган
Рамиль Гали

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа гаиләләр кору өчен яучылар кирәклеген әйтте. Бу хактагы фикерләрен ул 8 март уңаеннан журналист хатын-кызлар белән традицион очрашуда җиткерде.

«Хәзер бик күп кызлар һәм егетләр үзләренә пар таба алмый. Бергә укыганда яшьләргә аралашу җиңелрәк. Ә мөстәкыйль яши башлагач, башта кирәк түгел диләр, ә аннары инде соң була. Бу зур проблема», — диде Президент.

«Кешеләрнең үз парын таба алмау проблемасы аеруча авылларда зур. Без моны ничек хәл итәргә дип гел уйланабыз. Кешеләргә аралашу җитми. Безгә кешеләр аралаша алсын өчен ниндидер формалар уйлап табарга кирәк. Бәлки безгә ниндидер электрон база булдырыргадыр?» — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов элек димче әбиләр булганлыгын искә төшерде. «Алар кешеләрне димләп йөриләр иде. Хәзер алар бетеп бара. Ә бит чынлыкта алар зур бурыч башкарганнар. Бәлки, безгә әбиләргә тукталыргадыр?» — дип сорау куйды Президент.

Татарстан Президентының журналист хатын-кызлар белән традицион бәйрәм очрашуы социаль мәсьәләләргә — демография һәм мәктәп туклануы темасыннан башланып ктите. Демография мәсьәләсе ялгызлык проблемасына да барып тоташа.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100