Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Diamond Developers компаниясе җитәкчелеген «Казансаммит-2018»гә чакырды
Рөстәм Миңнеханов Дубайда «Дубайның тотрыклы шәһәре» территориясен карады.
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дубайның тотрыклы шәһәре» (The Sustainable City) территориясен карады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дубайның тотрыклы шәһәре»ндә булганда территория җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановка проект һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләде.
Бу проектны Diamond Developers компаниясе гамәлгә ашыра. Быел май аенда Казанда Рөстәм Миңнеханов Diamond Developers компаниясе генераль директоры Фәрис Сәид белән очрашкан иде.
Diamond Developers компаниясе 2013 елда «Тотрыклы шәһәр» проектын эшләтеп җибәргән.
«Тотрыклы шәһәр» – Дубайда икътисади, экологик һәм социаль яктан үсеш алган территория проекты. Ул әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны исәпкә алып проектланган; анда энергияне, суны һәм туклану продуктларын куллануны минимальләштерергә омтылучы кешеләр яши.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Diamond Developers компаниясе перспектив тармакта эшли. Аның фикеренчә, гамәлгә ашырылучы проект бик кызыклы һәм актуаль.
Рөстәм Миңнеханов Diamond Developers компаниясе җитәкчелеге вәкилләрен «Казансаммит-2018»дә катнашырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз