Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Desert Challenge» раллиенда катнаша
Рөстәм Миңнеханов «Desert Challenge» раллиенда катнаша
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Кичә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә старт алган «Desert Challenge» ралли-рейдында (ул “Дакар” марафонына әзерләнүдә соңгы этап санала) дөньяның күп кенә әйдәп баручы ралли спортчылары, шул исәптән “КАМАЗ-Мастер” командасы катнаша.
Татарстанның “КАМАЗ-4911 Extreme” йөк машиналары белән “Дакар” чемпионнары Владимир Чагин, Фидәвес Кәбиров һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов идарә итә.
Кичә Дубайда ярышларның прологы булды. Аның нәтиҗәләре буенча, йөк машиналары зачетында 2 чакрымлы махсус участокны 2 минут 9 секундта узган Владимир Чагин алда бара. Фирдәвес Кәбиров икенче урында – 2,26 минут. Рөстәм Миңнеханов “Дакар” чемпионыннан нибары бер секундка калышкан – аның вакыты 2,27 минут.
Җиңел автомобильләр зачетында җиңүне танылган “Дакар” узышчысы Насер әл Аттия яулады, икенче урынны аның команда буенча партнеры Герлен Чичери алды. “Дакар”ның 9 мәртәбә чемпионы Стефан Петрансель өченче килде.
Бу минутларда раллиның тулы канлы этабы уза. Аның озынлыгы – 270 чакрым. Соңгы вакыт контроле пунктында Рөстәм Миңнеханов икенче баручы Фирдәвес Кәбировны 26 минутка артта калдырып барган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз