news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: ”Депутатлардан кергән тәкъдимнәр бюджет проектында чагылыш табачак”

Бњген ТР Дђњлђт Советында “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыћлаулары узды

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.

Депутатларны 2010 елның бюджет проекты белән ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Аның сүзләренчә, бюджетны барлыкка китергәндә Россия Федерациясе Салым кодексына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджет кодексларына һәм салымнар һәм җыемнар турындагы законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр исәпкә алынган. Элекке еллардагы кебек үк бюджетның иң зур керем чыганакларын физик затлар керемнәренә салымнар, табышка салым һәм мөлкәткә салым тәшкил итә, алар салым керемнәренең гомуми суммасыннан 80 процент күләмендә. “Табышка салымның чагыштырма зурлыгы салым керемнәренең гомуми суммасына карата 31 процент тәшкил итә. Табышка салымны исәпләп чыгару икътисад үсешенең гомуми динамикасыннан, салым органнарының хисап күрсәткечләреннән, республиканың эре һәм урта салым түләүчеләренең факттагы һәм фаразланган күрсәткечләреннән чыгып башкарыла. Табышка салым керүләре суммасы 17,6 млрд. сум күләмендә фаразлана”, - диде Р.Гайзатуллин.

Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең фаразлана торган гомуми күләмен - 66,1 млрд. сум, бюджет чыгымнарының гомуми күләмен 78 млрд. сум итеп расларга тәкъдим ителә. Республика консолидацияләнгән бюджетына 88,3 млрд. сум керем (аның 8,3 млрд. сумы федераль бюджеттан киләчәк) алыныр дип фаразлана. Шуның 80 млрд. сумы бюджетның үз керемнәре өлешенә туры килә.

2010 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым керү 31,3 млрд. сум, шулардан Татарстан Республикасы бюджетына 18,8 млрд. сум акча керү көтелә. Республика бюджетына акцизлар - 7,7 млрд. сум, салым салуның гадиләштерелгән системасын куллануга бәйле рәвештә алына торган салым буенча акча керү 1,5 млрд. сум, оешмалар мөлкәтенә салым суммасы 8,6 млрд. сум, транспорт салымы 1,8 млрд. сум, дәүләт пошлинасы 20 млн. сум, салым булмаган керемнәр 1,8 млрд. сум күләмендә керер дип фаразлана.

Ә чыгымнар 100, 2 млрд.сум күләмендә булыр дип планлаштырыла. Фараз күрсәткечләренә караганда, киләсе елда ТРның җыелма бюджетында кытлык 12 млрд. сумга якын булачак.

Билгеле булганча, быел гамәлдәге салым законнарына үзгәрешләр кертү турында кайбер федераль законнар кабул ителде. Алар субъектлар бюджетына килүче керемнәрне киметә. Киләсе елдан төбәкләр файдалы казылмаларга салымнан “коры кала”, чөнки ул тулысынча федераль бюджетка китә. Шул сәбәпле, Татарстан бюджеты 3,1 млрд. сумнан артык керемен югалты. 2010 елда төбәкләр бюджетларында югалтуларны өлешчә компенсацияләү күздә тотыла. Ләкин бу сумма югалтуларның 60 процентын гына каплаячак, - ди финанс министры Радик Гайзатуллин. 1,2 млрд. сум компенсацияләнмәгән килеш кала.

Нефть продуктлары, алкоголь продукциясе, сыра акцизларын федераль бердәм хисаптан төбәкләргә күчерү нормативлары арту нәтиҗәсендә, субъектларга өстәмә керем алыначак. Киләсе елда транспорт чараларын теркәү өчен дәүләт пошлинасын арттыру да күздә тотыла. Шулай да акцизлар буенча уңай үзгәрешләр, файдалы казылмаларга салымны югалтудан килгән зарарны тулысынча компенсацияләми.

Киләсе елга федераль үзәктән килә торган финанслар күләме дә кими. Моның сәбәбе киләсе елдан федераль үзәкнең кайбер чыгым вәкаләтләрен тулысынча төбәкләргә тапшыруы, кайбер федераль программаларның вакыты тәмамлану белән бәйле. Мәсәлән, элекке балаларын бакчаларга йөрткән ата-аналарга түләүнең бер өлеше федераль бюджеттан компенсацияләнсә, быел бу вәкаләтләр республика казнасына йөкләнә, шулай ук укучыларның җәйге ялын оештыру өчен бирелә торган 500 йөз мең сумнан артык акчаны да Татарстан үзе табарга тиеш булачак. Федераль үзәктән финанслардан башка бирелә вәкаләтләр күләме 1,1 млрд. сумга төшәчәк.

Р.Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2010 елның бюджеты да, алдагы еллардагы кебек, социаль юнәлештә булачак, ягъни социаль гарантияләр сакланып калачак. Киләсе ел бюджетында тыл хезмәтчәннәренә һәм хезмәт ветераннарына социаль түләүләр, балаларга, күпбалалы гаиләләргә пособиеләр, опекуннарга түләүләр һәм башка төрле социаль ташламалар индексацияләнә.

2010 ел бюджетын эшләүчеләр социаль түләүләр һәм коммуналь чыгымнарны 10 процентка индексацияләргә, хезмәт хакы, туклану һәм медикаментлар буенча чыгымнарны 2009 ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итә. Республиканың максатчан социаль программаларын финанслау шулай ук агымдагы елдагы кебек булачак һәм алар эшләүдән туктамаячак. Хезмәт хакы 2009 ел дәрәҗәсендә булачак. Бу максатларга казнаның 40 млрд. сум акчасы җибәрелә. Стипендияләр, азык-төлек продуктлары һәм медикаментлар өчен түләү узган ел дәрәҗәсендә кала, коммуналь хезмәт күрсәтүләр һәм социаль өчен түләүләр 10 процентка арта, агымдагы башка чыгымнар 15 процентка кими.

Утырышта депутатлар Р. Гайзатуллинга киләсе ел бюджетына кагылышлы сорауларын да җиткерде. Аерым алганда, Лилия Маврина бюджетта ятим балалар өчен торак бирүгә акча каралуы, Илшат Әминов агымдагы ел бюджеты үтәлеше, Василий Платонов Россия белән Татарстан дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамә нигезендә, республиканың нефть табучы компанияләренә бирелгән ташламалар белән кызыксынды. Р.Гайзатуллин сүзләренчә, киләсе елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен чаралар (бу максатларга 3 млрд. сумга якын акча сорала) салынмаган.

Ә нефть табучы компанияләргә ташламалар турындагы сорауга ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җавап биреп, бу мәсьәләдә республиканың фикере исәпкә алынуын билгеләп үтте. Премьер иң зур салымнарның федерация казнасына җыелуының дөрес булмавын, чөнки субъектларның ил бюджетын формалаштыруын белдерде. Р.Миңнеханов 2010 ел бюджетының киеренке – чыгымнар базасының зур булуын, шунлыктан күп программаларны эшләтүне туктатып тору зарурлыгын белдерде.

Депутатлардан Николай Рыбушкин – бюджет тармагы учреждениеләре биналарын ремонтлау, транспортта ташламаларга ия гражданнарны утыртып йөрткән өчен финанслар бүлеп бирү мәсьәләсе белән кызыксынды. ТР Финанслар министры сүзләренчә, транспортта ташламаларга ия гражданнарны утыртып йөрткән өчен финанслар 2009 ел дәрәҗәсендә салынган. Капиталь ремонт проблемасы буенча Р.Миңнеханов чыгыш ясап, моның иң авырткан урын булуын, иң элек социаль бурычларны үтәү зарурлыгын ассызыклап үтте.

Утырышта шулай ук парламентның Социаль комитет рәисе Светлана Захарова Бөек Җиңүнең 65 еллыгы чараларын билгеләп үтүгә, Татарстанда хезмәт шартларын яхшырту буенча программаны тормышка ашыру өчен акчаның тулысынча салынмавын хәбәр итте. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Хәйруллин 2010 елда республиканың энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану программасын тормышка ашыруны дәвам итү (киләсе ел казнасында моңа акча каралмаган) зарурлыгын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, парламент тыңлауларына нәтиҗә ясап, 2010 елда йортларны капиталь ремонтлау темпларын саклап калырга, моның өчен федераль программаларда катнашырга кирәклеген ассызыклап үтте. “Социаль-мәдәният тармагы объектларын, бигрәк тә хастаханәләр, мәктәпләрне капиталь ремонтлауга килгәндә, без моңа икътисадта мөмкинлекләр булуга әйләнеп кайтырбыз”, - диде ул. Премьер республикада энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану программасы чаралары капиталь ремонт программасы аша тормышка ашырылачагын да билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов, депутатларга мөрәҗәгать итеп, алардан кергән тәкъдимнәрнең бюджет проектында чагылыш табачагын әйтте.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев бюджет буенча эшнең комитетларда һәм иҗтимагый оешмаларда дәвам итәчәген, баланслы бюджет кабул итәргә омтылырга кирәклеген ассызыклап үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100