news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов депутатлар сайлауда «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирде

15.00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, республика парламентына сайлауда катнашкан сайлаучылар саны 45,1 проценттан артып киткән.

Рөстәм Миңнеханов депутатлар сайлауда «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә тавыш бирде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты «Мобиль сайлаучы» механизмы мөмкинлекләреннән файдаланып, төшкә кадәр тавыш бирде», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Төшкә кадәр Татарстанда шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде.

  • 15.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, республика парламентына сайлауларда катнашу 45,1 проценттан арткан. Сайлауларда катнашу буенча Кайбыч районы лидер булып кала. Анда көндезге сәгать өчкә 87,4 процент сайлаучы тавыш бирде. Икенче урында Әтнә районы - 85,2 процент, өченче урында Апас районы – анда сайлаучыларның 84,9 проценты тавыш биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot