news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумнан фотолар урнаштырды

Рөстәм Миңнеханов форум ачылышында катнашты һәм «Технологияләргә ышаныргамы?» дигән сессиядә булды.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы (Швейцария) Бөтендөнья икътисадый форумының берничә чарасында булды. Татарстан лидеры Инстаграм социаль челтәрендәге аккаунтында форумда төшерелгән берничә фотоны урнаштырды.

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәргә Бөтендөнья икътисади форумына нигез салучы Клаус Шваб һәм Кардинал Питер Кводо Аппиах Тарксонның фотоларын элде.

Татарстан Президенты форум ачылышында катнашты һәм «Технологияләргә ышаныргамы?» дигән сессиядә булды.

Ул алты сессиядә («Смартмобильлек өчен дизайн», «Глобаль фәнгә караш», «Энергетик сәясәттә яңа эра» һ.б.) катнашырга ниятли, дип хәбәр иттеләр Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән.

Бөтендөнья икътисадый форумы Швейцариянең Давос шәһәрендә 23-26 гыйнвар көннәрендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot