Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Давоста эшлекле очрашулар үткәрде
Татарстан Президенты Danfoss, Cisco һәм Lockheed Martin җитәкчеләре белән очрашты
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста, Бөтендөнья икътисади форум кысаларында, эшлекле очрашулар үткәрде.
Иртән ул Danfoss компаниясе генераль директоры Нильс Бьорн Кристиансен белән очрашты. Danfoss компаниясе энергияне сак тота торган җайланмалар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә, алар энергия чыгымнарын, углекислый газ бүленеп чыгуны киметергә ярдәм итә. Бүгенге очрашуда компания башлыгы Рөстәм Миңнехановка республикада торак йортларны, социаль һәм бюджет өлкәләре биналарын энергетиканы саклый торган Danfoss эшләнмәләре белән җиһазлау мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Аннары Татарстан Президенты Европа, Якын Көнчыгыш, Африка илләре һәм Россия белән эшләү буенча Cisco компаниясе президенты Крис Дедикот белән очрашты. Яклар, аерым алганда, «Иннополис» МИЗ территориясендә бөтендөньяга мәгълүм IT-компания тарафыннан, Татарстан IT-компанияләре белән берлектә, энергияне сак тоту өлкәсендә программа-аппарат эшләнмәләре үзәге булдыру мөмкинлеге буенча фикер алыштылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Lockheed Martin Америка аэрокосмик корпорациясе компаниясенең баш техник директоры Рэй Джонсон белән очрашты. Татарстан Президенты һәм Рэй Джонсон «СМАРТ Сити Казан», Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге проектларын һәм республиканың кайбер башка инфраструктур проектларын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.
Эшлекле очрашулардан гайре, Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының «Россия регионнары: үсеш драйверлары» сессиясендә катнашты, анда ул федерациянең алга киткән субъектларының берсе буларак, Татарстан тәҗрибәсе турындагы нотык белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз