Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумында катнашачак
Форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты чит ил компанияләренең җитәкчеләре белән дә очрашачак.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәренә бара. Анда ул оештыручылар чакыруы буенча Давостагы Бөтендөнья икътисади форумында катнашачак. ТР Президенты Россия делегациясе составына кертелгән, делегацияне Россия Икътисади үсеш министры Максим Орешкин җитәкли. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Форумны ачу тантанасында катнашырга ниятли. Давостагы форумның төп темасы – дүртенче сәнәгать инкыйлабы чорында глобальләшү һәм хезмәттәшлек.
Форум кысаларында Татарстан Президенты берничә сессия эшендә катнашырга җыена. Чараларда глобальләшү, цифрлы икътисад, альтернатив энергия чыганакларын үстерү мәсьәләләре, глобаль инфраструктура проектлары турында фикер алышачаклар. Аерым сессияләр Россия һәм аның хәзерге дөньядагы роленә багышланачак.
Моннан тыш, Форум киңлекләрендә Рөстәм Миңнехановның чит илләр компанияләре җитәкчеләре белән очрашулары да планлаштырылган.
Быел Давостагы Бөтендөнья икътисади форумына дистәләрчә илләр лидерлары һәм бизнес вәкилләре җыелачак – барлыгы 110 илдән 3 мең катнашучы булуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз