Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында берничә чарада катнашты
Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы 20-23 гыйнвар көннәрендә үтә
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумы - 2016 кысаларында берничә чарада катнашты.
Искәртеп узабыз: Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы 20-23 гыйнвар көннәрендә үтә, төп тема - "4 нче сәнәгать революциясен үзләштерү". Моннан тыш, төбәкләр иминлеге, климат үзгәрүе, эре күпләп сату товарлары буенча вазгыять һәм башка мәсьәләләр турында сүз бара.
Аерым алганда, бүген "Евразия һәм хәзерге заман ефәк юлы" сессиясе (Congress Centre, Aspen 2) үткәрелде. Анда катнашучылар Яңа ефәк юлы проектының гамәлгә ашырылу барышы, Евразиянең төбәк үсеше перспективалары турында сөйләштеләр.
Ефәк юлы проекты бүген Россия белән Кытай өчен генә түгел, ә глобаль икътисадка керүче башка илләр өчен дә мөһим, чөнки ул дөньядагы тулаем эчке продуктның 50 проценты җитештерелә торган һәм энергиянең ачыкланган запасларының 75 проценты булган территорияне били. Әлеге сессия безнең ил бизнесы өчен аеруча кызыклы.
Аннары "Европа киләчәге" сессиясе үтте, анда Европаның хәзерге сәяси полярлашу һәм иминлеккә янаулар шартларында ничек үзәрә алуы, Европа Берлеге нигезләре ничек ныгытылырга мөмкин дигән мәсьәләләр турында сүз барды.
Давостагы форум кысаларында шулай ук "Киләчәк мәгариф: билгесезлек дәресләре", "Яңа энергетика тигезләмәсе", "Кытайда эшләнгән" брендының киләчәге" сессияләре үтте.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз