news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумы ачылышында катнашты

Татарстан Президенты икътисади форумны оештыручылар чакыруы буенча Швейцариягә килде.

Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумы ачылышында катнашты
vk.com/rnm

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумын ачу тантанасында катнашты. Быел әлеге форум дүртенче сәнәгать революциясе чорында глобаль архитектура формалаштыруга багышлана. Республика башлыгы Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ачылу тантанасыннан фотолар урнаштырган.

ТР Президенты Annual Crystal Awards премиясен тапшыру мизгелен фотога төшергән. Давоста әлеге премия «дөньяны камилләштерүдәге казанышлар» өчен мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә тапшырыла. Быел аңа дирижер Марин Олсоп, режиссер Хайфа Әл-Мансур һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Дэвид Аттенборо лаек булды.

Бүген ТР Президенты «Энергетиканың киләчәге» сессиясендә катнашыр дип көтелә. Анда җил һәм кояш энергетикасы темасы күтәреләчәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов «Цифрлы икътисадның киләчәге» сессиясендә, шулай ук форумның глобальләштерү һәм дүртенче сәнәгать революциясе мәсьәләләренә багышланган төп панель дискуссиясендә катнашачак.

Давоста Бөтендөнья икътисади форумы инде 49нчы тапкыр үткәрелә. 22-25 гыйнвар көннәрендә Швейцариянең тау чаңгысы курорты хакимият органнары, дәүләтара структура вәкилләрен, җәмәгать эшлеклеләрен, зур компания һәм банк җитәкчеләрен кабул итәр дип көтелә. Форумда Россия делегациясен РФ икътисади үсеш министры Максим Орешкин җитәкли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot