news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Даниянең "Хальдор Топсе" компаниясе президенты белән очрашты

Татарстан Президенты һәм Бъерне Клаусен нефть-газ сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты.

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  “Хальдор Топсе” Дания компаниясе президенты Бъерне Клаусен белән очрашуы узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда сүз нефть-газ сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек турында барды. Очрашуда шулай ук Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республиканың нефть-газ предприятиеләре һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

“Татарстанның нефть-газ предприятиеләре һәм югары уку йортлары вәкилләренең “Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлеге озак вакытлы һәм системалы характерга ия. Һәр елны без уртак эшкә йомгак ясыйбыз, алга таба эшләү перспективаларын билгелибез”, – дип җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры хәзерге вакытта дөньяда иң нәтиҗәле эшләүчеләрдән булган "Танэко” һәм “Аммоний” заводларына әлеге компания куйган ике водород җайланмасын, аммиак һәм метанол җитештерүдә лицензияле җайланманы атап үтте.

Республика Президенты Дания партнерларына мәктәптә химия белемен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул “Хальдор Топсе”ның шулай ук Татарстан югары уку йортлары белән фәнни-тикшеренү элемтәләре үсүенең дәвам итүен билгеләп үтте.

Аерым алганда, сүз яңа катализаторлар җитештерү турында бара. Рөстәм Миңнеханов эре нефтехимия өлкәсе һәм нефть эшкәртүче төбәк буларак, Татарстан өчен әлеге юнәлешнең аеруча актуаль булуын һәм катализаторның эштә төп компонент булуын җиткерде.

“Хальдор Топсе” Татарстан белән хезмәттәшлекне, партнерлык багланышларын югары бәяли”, – диде җавап сүзендә Бъерне Клаусен.

“Хальдор Топсе” компаниясе Татарстан предприятияеләре белән үзара эшчәнлекне алга таба да дәвам итәргә, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100