news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Дания вәкилләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек турында фикер алышты

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш сәфәре кысаларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Дания вәкилләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек буенча Дания Советы җитәкчелеге белән очрашты. Яклар Татарстан һәм Дания арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек буенча хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.  Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш сәфәре кысаларында узды.

«Сезнең оешма - хөкүмәтнеке түгел һәм Дания аграр сәясәтен формалаштыруда һәм гамәлгә ашыруда әһәмиятле роль уйный», - диде Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы буенча Дания Советы вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Очрашу барышында шулай ук авыл хуҗалыгы буенча Дания советы вәкилләренең Татарстанга планлаштырылган сәфәре турында фикер алыштылар. Сәфәр быел июнь аенда булыр дип көтелә. Даниядәге хезмәттәшләр киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек өчен Татарстан мөмкинлекләрен тагын да ныграк өйрәнергә теләк белдерделәр.

«Без сезнең оешма белән хезмәттәшлек итәргә телибез. Сезнең делегацияне Татарстан Республикасында күрергә шат булачакбыз»,  - диде Рөстәм Миңнеханов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot