news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд белән очрашты

Татарстан Президенты очрашу барышында, Татарстан Дания белән дәвамлы хезмәттәшлек яклы, дип билгеләп үтте

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Копенгагенга эш визиты кысаларында Дания Тышкы эшләр министрлыгы бинасында узды.

  Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, әлеге сәфәрнең төп максаты – Копенгагенның шәһәр мохитен үзгәртү өлкәсендә инфраструктура тәҗрибәсен өйрәнү. Ул искәрткәнчә, Татарстан "Gehl Architects" компаниясе белән актив эш алып бара һәм аның җитәкчесе Ян Гейл күптән түгел Татарстанга килеп киткән.  

Татарстан Президенты да 2010 елның апрелендә Россия Федерациясе Президенты җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Даниягә килгән булган.   Ул Татарстан делегациясе әгъзалары, шул исәптән министрлыклар һәм ведосмстволар җитәкчеләре белән дә таныштырды. Копенгагенга сәфәребез барышында бизнес үсешенә яңа юнәлешләр табырбыз дип өметләнәм, диде Рөстәм Миңнеханов.  Аның сүзләренчә, Дания компанияләре Татарстанда үз эшчәнлекләрен уңышлы алып баралар. Бу, аерым алганда, - “Роквул”, "Хальдор Топсе", "Данфосс" компанияләре.   «Хальдор Топсе» компаниясе “НижнекамскНефтехим” ААҖ һәм «ТАНЕКО» ААҖ белән хезмәттәшлек итә һәм кичә без әлеге компания җитәкчелеге белән очраштык, дип искәртеп узды Рөстәм Миңнеханов.  

"Роквул" компаниясе – Татарстан-Дания хезмәттәшлегендә мөһим юнәлеш, дип саный Татарстан Президенты. Европада янмый торган материаллар җитештерүче  иң эре “Роквул”  заводы 2012 елның апрелендә “Алабуга” МИЗ территориясендә ачылды. Аны ачу тантанасында Дания сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр ханым да катнашкан иде.   Рөстәм Миңнеханов шулай ук, сәфәрне оештыруда ярдәмнәре өчен Даниядәге Россия Илчелегенә һәм Даниянең Россиядәге Илчелегенә рәхмәт белдерде.   "Дания һәм Россия төбәге буларак Татарстан арасында яхшы элемтәләр җайланган һәм, ышанам ки, перспективада бу безгә үзара файдалы проектлар алып киләчәк”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.  

Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары Сьюзанна Хюлделунд, үз чиратында, әлеге визит Дания һәм Татарстан бизнес-структуралары арасында тагын да якынрак элемтәләр урнаштыруга этәргеч булуына өметен белдерде. Безнең компанияләр базарларны киңәйтү ысулларын эзли, диде Сьюзанна Хюлделунд, шулай ук юл төзелеше, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм эшкәртү өлкәләрендә хезмәттәшлек уңышлы булырга мөмкин.   Аның сүзләренчә, Татарстан базарында эшләүче компанияләр әлеге төбәк турында Дания бизнесы вәкилләренә хәбәр итә алалар. Без сезнең төбәктә эшләүче компанияләргә ярдәм итәбез, һәм сезнең Дания белән хезмәттәшлек итү өлкәсендәге башлангычларыгызны тулысынча хуплыйбыз, дип белдерде Дания тышкы эшләр министрының тышкы сәүдә буенча урынбасары.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәвамлы хезмәттәшлек яклы, дип билгеләп үтте һәм Сьюзанна Хюлделундны Казанга чакырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100