news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Danfoss компаниясе җитештерүен Татарстанда оештыру турында сөйләште

Danfoss вәкилләре Татарстанны Россиядә алга таба үсеш алу өчен төп партнер буларак күрүләрен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Danfoss компаниясе җитештерүен Татарстанда оештыру турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенга эш сәфәре кысаларында Danfoss компаниясе президенты Ларс Твин белән сөйләште. Алар Danfoss компаниясе җитештерүен Татарстанда локальләштерү мөмкинлеге турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без киләчәктә Дания белән хезмәттәшлек итәргә, ресурсларны саклауда, нәтиҗәле энергетика стратегиясе өлкәсендә тәҗрибә тупларга телибез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Danfoss компаниясе Татарстан территориясендә проектлар өчен техник мөмкинлекләр тәкъдим итә. Алар арасында 2008 елдан гамәлгә ашырыла торган күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау, үзәк җылылык пунктларын бетерү программалары бар.

Danfoss Татарстанның энергетика инфраструктурасын камилләштерү өчен кирәкле программа тәэмин ителешен эшли. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген тирән интеграция турында сөйләргә кирәк. Энергетика тармагына киләчәк белгечләр алдынгы компанияләрнең яңа технологияләре һәм материаллары турында хәбәрдар булсын өчен мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне дәвам итү мөһим.

Аралашу барышында яклар Danfoss компаниясе җитештерүен локальләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә җитештерелә торган җиһазларның 80 проценты Россиядә урнаштырылган.

Danfoss вәкилләре Татарстанны Россиядә алга таба үсеш алу өчен төп партнер буларак күрүләрен әйтте. «Без Татарстанның Danfoss компаниясенең үзенең цифрлы эшләнмәләрен гамәлгә ашырачак беренче төбәк булуын телибез», - диде компания президенты Ларс Твин. Ул акыллы челтәрләр проекты, аерым алганда, Чаллыда «акыллы җылылык челтәре»н гамәлгә кертү турында җентекләп сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Казан һәм Чаллы хакимияте, Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашында «акыллы җылылык челтәре» проекты буенча киңәшмә уздырырга кушты. Аның сүзләренчә, мондый проектлар челтәрләрдә җылылык бирелгәндә зур югалтулар булган шәһәрләр өчен актуаль.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100