Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов “Данафлекс” компаниясенең Европада беренче заводын ачуда катнашты
Татарстан Президенты Россия һәм Чехия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чехиядә “Данафлекс” компаниясенең яңа заводын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Бу - “Данафлекс” компаниясенең дүртенче заводы һәм Европада беренчесе. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Чехия җитәкчелегенә Татарстан-Чехия хезмәттәшлегенә ярдәме өчен рәхмәт әйтте.
""Данафлекс” компаниясенең сыгылмалы төргәкләр җитештерү буенча яңа заводына турыдан-туры инвестицияләр күләме беренче этапта 40 млн евро тәшкил итә. Иң заманча җиһазлар булган яңа производство 180 эш урыны булдыра. "Данафлекс” компаниясенең инвестицион проекты региональ дәрәҗәдә Россия-Чехия хезмәттәшлеген киңәйтүгә яхшы өлеш кертә", - диде ул.
Татарстан Президенты “Данафлекс” компаниясе Россия базарының 15 процентын алып торуын - төргәк материаллары җитештерүдә лидер булуын билгеләп үтте. "Яңа завод өчен чимал Татарстаннан алыначак", - диде.

Заводны ачу тантанасында шулай ук Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз