Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов “Дан һәм намус” ордены белән бүләкләнде
Татарстан Президенты патриарх Кирилл указы белән тырыш хезмәте өчен югары дәрәҗәдәге бүләккә лаек булды.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Анна Тарлецкая). Бүген III Православие җәмәгатьчелеге форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка патриарх Кирилл исеменнән II дәрәҗә “Дан һәм намус” ордены тапшырылды.
Митрополия башлыгы, митрополит Меркурий Владыка Кирилл исеменнән: “Безнең указ белән Казан епархиясенә ярдәм итүдә зур тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рус православие чиркәвенең икенче дәрәҗә “Дан һәм намус” орденына лаек”, дип укыды.

Бу орден – бөтен республика халкының уртак бүләге, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Бу безнең уртак эшебез. Владыка Кирилл күптән түгел бездә булды, аңа зур рәхмәтемне белдерәм. Бүген без килешеп һәм аңлашып яшибез. Уртак уңышыбызның асылы – тынычлык һәм килешү. Бик зур рәхмәт”, - диде ТР Президенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз